Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баллы әйбер ашаудан ничек тыелырга?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпләп чыгарганча, Россиядә яшәүче гадәти кеше көненә 100 грамм шикәр ашый.

news_top_970_100
Баллы әйбер ашаудан ничек тыелырга?
https://pixabay.com

Галимнәр шикәрнең зыяны турында күп сөйли. Кеше организмы исә көненә 50 грамм чамасы шикәрне генә эшкәртә ала. Канда шикәр күләме арту төрле авырулар китереп чыгара.

Без бер мизгелдә генә карар кылып, баллы ризык ашаудан тыела алмыйбыз. Нинди генә көчле булса да, кеше баллы ашаудан туктый алмый - наркологлар шулай ди. Ләкин рационда баллы ризыкларны аз-азлап киметеп, бөтенләй бетереп тә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк.

Туйганчы йокларга. Йокы җитмәсә, организм стресс кичерә, аппетитка йогынты ясый торган гормоннар арта. Бер йокысыз төн 200 калорияне артык ашауга этәрә. Яхшы ял иткән кеше пирожныйлар ашау турында уйлап йөрми. Гарвард галимнәре шуны раслаган.

Рационыгызны анализлагыз. Баллы ашыйсы килә башласа, организмга хром, цинк, магний җитмәскә мөмкин. Кан анализы кайсы матдә җитмәвен күрсәтер.

Аксымлы ризык ашагыз. Кан составында инсулин һәм шикәр күләмен нормада тоту өчен организмга протеин керергә тиеш. Иртәнге ашта бигрәк тә. Аксым дигәндә ит һәм балык кына түгел, йомырка, кузаклы ярмалар, чикләвекләр дә булсын.

Еш һәм бүлеп ашагыз. Канында шикәр күләме "сикермәгән" кеше печенье кебек вак-төяк ашау турында уйлап та карамый. 2-2,5 сәгать саен ашасаң, баллы ашыйсы килү теләге дә бетәр.

Баллы ризыкларны ераккарак куегыз. Әгәр суыткычта торт кисәге, өстәл тартмасында прәннек торса, аларны ашамый тыелып булмас. Файдасы булмаган әйберләрне алмау хәерле. Баллыны кипкән җимешләр белән алмаштырып та була.

Хәрәкәтләнегез. Даими физик күнегүләр көндәлек стрессны җиңәргә ярдәм итә, стресс исә безнең шоколадка һәм вареньега бәйлелекне арттыра. Өйдә пешереп ашагыз. Канга эләгә торган шикәр күләмен киметү өчен сәнәгатьтә эшкәртелгән ризыклардан баш тартыгыз. Хәзер хәтта пилмәнгә дә баллы тәм өсти торган матдәләр салалар.

Тәмләткечләр кулланыгыз. Корица, мускат чикләвеге, кардамон - табигый баллаткычлар, алар кандагы шикәр күләмен нормальләштерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100