Ашарга пешергәндә күпләр ясый торган сигез хата

Рецептны азагына кадәр укып бетерү, дөрес итеп пычак сайлау һәм пешергәндә тәмен кабып карау хәерле.

Ашарга пешергәндә ялкаулык яки игътибарсызлык аркасында күпләр ясый торган берничә хата киңәшләр сайтында чыкты.

Рецептны азагына кадәр укып бетермәү. Бер дә әзерләп карамаган әйберне пешерә башлагач, рецептны азагына кадәр укымыйча, эшкә тотынмау хәерле. Юкса рецептта булган әйберләрне алу өчен кибеткә чыгып чабарга туры килүе бар, ә бу вакытта ризык әзерләнә башланган булса, аны ташлап чыгып китеп булмаса... Шуңа күрә башта барысын да әзерләп куярга, аннары гына пешерергә керешергә кирәк.

Куна тактасы кечкенә булу. Кечкенә такталар матур тоелса да, анда эшләү җайсыз. Ашарга пешергәндә кирәкле әйберләр куна тактасына сыярлык булсын.

Пычак әзерли торган ризыкны кисәрлек булсын. Юкса яшелчә турый торган пычак белән ит кисеп азаплану булыр. Кулга пычак алганчы, аның белән нинди әйберне эшкәртәчәгегезне искә төшерегез. 

Эш өстәле пычрак булу да матур күренеш түгел. Бу очракта азыкка бактерияләр күчү дә, эш процессы катлаулану да ихтимал. Җыештыруны соңгы минутка калдырмагыз. 

Салкын таба да хата. Азык салкын өслеккә тияргә тиеш түгел - бу алтын кагыйдә. Ит кисәген салкын табага салырга ярамый, ул ябыша, көя. Шуңа күрә әйберләрне салганчы, табаны җылытып алырга онытмагыз. Температураны тикшерү өчен бер тамчы су салып карагыз. Майда күбекләр барлыкка килгәч, пешерә башларга була.

Суыткычтан алуга ук ризыкны әзерли башлау да дөрес түгел. Гриль, таба ише савытка итне, балыкны, тавыкны суыткычтан алуга салып куймагыз. Ул очракта итнең эче пешми. Ризыкларны пешергәнче, бүлмә температурасында тотып җылытыгыз.

Ризык кыздырганда табаны чиктән тыш тутыру дөрес түгел. Таба тулы булса, дым арта, кызасы урынга, ризык пешә башлый. Ике таба алып, аерым кыздыру хәерле.

Кабып тәмләп карамыйча ашарга пешерү дә хата була. Аны тәлинкәләргә бүлеп таратканчы тәмләргә кирәк. Ашарга пешергәндә үк кабып карагыз. Пешергәндә тәмен үзгәртеп була, иренмичә тикшерегез.