Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онколог нинди ризыкларны кабыгы белән ашарга киңәш итә?

Җиләк-җимеш, яшелчә кабыгында клетчатка, витаминнар һәм антиоксидантлар була.

news_top_970_100
Онколог нинди ризыкларны кабыгы белән ашарга киңәш итә?
https://pixabay.com

Онколог һәм проктолог Елена Смирнова рационда клетчатка күләме җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиешлеген аңлата. Ул тәүлегенә 28 грамм чамасы. Эри торган клетчатка начар холестеринны, канда шикәр микъдарын киметә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Эреми торган клетчатка эчәклек эшчәнлеген стимуллаштыра, тышка чыгу нормальләшә. Клетчатка артык авырлыкны киметергә ярдәм итә, чөнки анда калорияләр аза. Ул бик акрын үзләштерелә һәм туенганлык хисен озак сакларга ярдәм итә, ди белгеч.

Табиб яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне кабыгы белән ашарга киңәш итә. Үз бакчаңда үскәннәрен бигрәк тә, ди ул.

«Аларның кабыгында клетчаткадан тыш витаминнар һәм антиоксидантлар да күп, аеруча виноград белән алмада», — дип искәртә онколог.

Рационга кузаклыларны кертә барып, клетчатка күләмен арттыра барырга була. Бу фасоль, ясмык кебек ризыклар. Кайнар ризыкларга җитен, көнҗет орлыклары салырга киңәш ителә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100