Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше күпме су эчәргә тиеш?

Әгәр тозны артык кулланмасаң, организм су куллануны үзе дөресли.

news_top_970_100
Кеше күпме су эчәргә тиеш?
pixabay.com/ru

Танылган табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кешегә күпме күләмдә су эчәргә кирәклеге турында әйтте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә гади арифметиканы һәм бер кагыйдәне истә тотарга кирәк: «Бер җирдә күпме кимегән, икенче җирдә шуның кадәр артырга тиеш».

Үзенең Инстаграм аккаунтында табиб түбәндәге исәпләүне китерә. Тирә-юньдә температура нормаль булганда, кеше организмы якынча 1600 мл сыеклык бүлек чыгара. Ә ризыклар белән организмга якынча 1200 мл сыеклык керә.

Аерма 400 миллилитрны тәшкил итә. Кайбер очракларда ул 500 миллилитрга кадәр артырга мөмкин. Нәкъ шушы күләмдәге сыеклыкны бик мөһим дип саный Александр Мясников.

«Өстәмә рәвештә эчелгәннәрнең барысын да бөерләр чыгара яки аларның эшчәнлеге бозылганда, сыеклык тоткарланып кала һәм шешенүләр китереп чыгара. Шуңа күрә „белгечләр“ киңәшенә карамаска, ә сусауга игътибар итәргә кирәк. Әгәр тозны артык кулланмасаң, организм су куллануны үзе дөресли», — диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100