Мөселманның башка дин әһеле рухына кылган догасы кабул буламы?

“Якын күршебез вакытсыз дөнья куйды. Ул христиан дине тарафдары иде, әмма әбиебез аның рухына дога кыла. Мөселман кешесенең башка дин әһеле рухына кылган догасы кабул буламы икән?” дип сорый Казаннан Рәсимә Каюмова.

Рәсимә Каюмованың соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

- Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Мөселман hәрвакыт дога кылырга тиеш, чөнки дога - ул гыйбадәт, Раббыбыз Аллаhка карата мохтаҗлыгыбызны белдеру. Аллаh дога кылучыларны бик ярата, ихластан кылынган догаларга hичшиксез җавап бирә. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә болай дип әйтә: “Әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сорашсалар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. Алар да Миңа җавап бирсеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шул вакытта туры юлда булырлар” (“Бәкара” сүрәсе, 186нчы аять).

Аллаh - чиксез мәрхәмәтле hәм кодрәтле зат. Аның рәхмәтенә беркайчан да өметне өзәргә ярамый. Гадәттә, кеше авыр вакытта яки ниндидер проблема барлыкка килгәч Аллаhны искә ала. Аңа мөрәҗәгать итә, ярдәм сорый, дога кыла. Хак мөселман исә, көн саен, шатлыкта да, кайгылы вакытта да Раббысын искә ала, Аңа дога кыла. Шуңа курә Аллаh аны ярата, догаларына җавап бирә. Мөселман кеше үзе өчен генә тугел, гаиләсе, туганнары, дин кардәшләре hәм гомумән бөтен өммәт өчен дога кылырга тиеш. Мөселман үзенә теләгәнне башкаларга да теләргә тиеш. Ул башкалар өчен дога кылганда аның өчен фәрештәләр дә дога кыла.

Башка диндә яки динсез, имансыз кешеләр өчен дога кылганда Аллаhтан алар өчен тәүфикъ-һидәят, иман байлыгын сорарга кирәк. Мәрхүмнәргә килгәндә, бары тик иман әһелләренә генә, ягъни бер Аллаһка инанган мәрхүмнәр өчен дога кыла алабыз. Әгәр доганың шартлары үтәлсә, ин шәә Аллаh, ул догалар кабул булачак. Доганың төп шартлары:

1. Ихласлык. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Аллаһ гафил күңелдән чыккан һәм игътибарсыз кылынган доганы кабул итми” (Тирмизи).

2. Хәрам ризыклардан hәм гамәлләрдән саклану. Аллаһ ризыгы һәм малы хәрам булган кешенең догасын кабул итми. Бер вакыт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәфәрдә булган бер ир кешене искә алды: “Аның чәче тузган, киемнәре тузанланган, кулларын күтәреп: “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” – дип эндәшә. Әмма аның ашаганы – хәрам, эчкәне – хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган – ничек инде аның догасы кабул булсын?” (Мөслим).

3. Дога башында Аллаhка мактау сузләрен hәм Пәйгамбәребезгә салават әйтү. Мәсәлән: Әлхәмдү лилләһи раббил гааләмин үәс-саләәту үәс-сәләәмү галә расулиһил-кәрим.

4. Доганың изге эчтәлекле булуы. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Кайсы гына мөселман дога кылса, догасында гөнаһ яки туганлык җепләрен кисү булмаса, Аллаһ аңа өч нәрсәнең берсен бирер: я догасын шунда ук кабул итәр яисә ахирәткә калдырыр яки догасы микъдарында явызлыктан имин кылыр” (Имам Әхмәд).

5. Аллаh исемнәрен куллану. Мәсәлән: Йә, Рахмән, йә, Рахим, йә, Гафур һ.б. Коръәндә әйтелгән: “Аллаһка иң күркәм исемнәр хас. Шул исемнәр белән Аңа дога кылыгыз” (“Әгъраф” сүрәсе, 180нче аять).

Пәйгамбәребез салләллаhу галәйhи вә сәлләм мөселманнар өчен генә түгел бөтен халык, өммәт өчен дога кылган. Бөтен кешеләр өчен туры юл, бәхет-сәгадәт теләгән.