Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кул биреп күрешкәндә коронавирус иярәме?

Вирус йоктырудан саклану өчен кешеләргә кулларын ешрак юарга, авыру ихтималы булган кешеләр белән кул кысышудан һәм башка якын контактлардан сакланырга кирәк.

news_top_970_100
Кул биреп күрешкәндә коронавирус иярәме?
pixabay.com

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, кул биреп күрешкәндә вирус йокмый. Шуңа күрә кул кысышулардан куркырга кирәкми. Ләкин монда да бер искәрмә бар — ике кеше дә кулларын юган булырга тиеш. Чөнки кулларны яхшылап юу гына вирус һәм бактериаль авырулардан ышанычлы саклый. Бу хакта РИА Новости яза.

Коронавирус таралмасын өчен оешма җитәкчеләренә эш урыннары гигиенасына һәм чисталыгына игътибар итәргә кушалар. Өстәлләр, урындыклар, телефоннар, клавиатуралар, култыксалар һәм ишек тоткалары даими сөртелеп торырга, ә дезинфекция чаралары гел кул астында гына булырга тиеш.

Вирус йоктырудан саклану өчен кешеләргә кулларын ешрак юарга, авыру ихтималы булган кешеләр белән кул кысышудан һәм башка якын контактлардан сакланырга кирәк. CDC битлекләрен киеп йөрү вирус йоктырмаган кешеләр өчен әллә ни нәтиҗәле алым түгел. Беренчедән, медицина битлекләренең COVID-19 вирусын үткәрмәве исбатланмаган. Икенчедән, күпчелек кеше битлекләрне дөрес кулланмый, еш кына аны күчерә, ача һәм битләренә кагылалар. Ләкин әз генә булса да хәлсезлек сизгән кешеләр өчен битлек киеп йөрү мәҗбүри, дип кисәтә табиблар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100