Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газлы су эчә күрмә!

Диетологлар сусаганда гади су эчәргә, ә соклар урынына җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

news_top_970_100
Газлы су эчә күрмә!
pixabay.com

Газлы эчемлекләрне еш эчү олы кешеләрдә липидлар алмашы бозылу китереп чыгара. Бу хакта РИА Новости яза.

Тафтса университеты галимнәре ачыклаганча, көн саен газлы су эчкән кешеләрдә дислипидемиянең бер варианты — югары тыгызлыктагы липопротеиннарның яки «яхшы» холестеринның концентрациясе кимү куркынычы бар. Бу, баллы суларны сирәк эчүчеләрнекенә караганда, 98 процентка югары. Шулай ук мондый кешеләрнең холестерины да артырга мөмкин.

Галимнәр экспериментта катнашкан урта һәм олы яшьтәге кешеләрне 12 ел дәвамында тикшергән.

«Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, баллы сулар — газировка, лимонад һәм җиләк-җимеш пуншын еш куллану яшь барган саен липид балансы бозылуга китерергә мөмкин. Кандагы холестерин күләмен нормада тоту өчен мондый сулардан баш тартырга кирәк», — дип белдергән тикшеренүчеләр.

Диетологлар сусаганда гади су эчәргә, ә соклар урынына җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100