Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кышын көн саен бер үк аяк киеме киеп йөрмәү хәерле?

Белгечләр кимендә ике пар кышкы аяк киеме алырга киңәш итә.

news_top_970_100
Ни өчен кышын көн саен бер үк аяк киеме киеп йөрмәү хәерле?
https://pixabay.com/ru

Роскачество белгечләре кыш көненә кимендә ике аяк киеме алырга киңәш итә. Аяк киемнәрен чиратлап кияргә кирәк. Чөнки йөргәндә күн бөгелә һәм тартыла. Аяк киемен киюнең оптималь графигы — ботинка яки сапогины өч көнгә бер мәртәбә кию. Бу турыда ведомство сайтында язылган.

Кышкы аяк киемен фен, эченә тыгып куя торган киптергеч, җылыту батареясына куеп киптерү боза. Артык кипсә, табигый күн катылана, кысыла. Болай булмасын өчен аяк киеменең эченә форма саклый торган предмет куярга кирәк. Ул күнне сынудан саклый, артык дымны үзенә сеңдерә.

Иң яхшы форма саклагыч агачтан, идеаль очракта кедрдан ясала. Кедрның антибактериаль үзлеге дә бар.

Күн аяк киемен киптерү өчен эченә кәгазь тутырып куярга була. Бу очракта аяк киеме эчендәге аслыкны алып торырга кирәк.

Кышкы аяк киемен су белән юмау хәерле. Киемгә тоз утырса да, аны дымлы салфетка белән сөртеп алырга кирәк. Аннары аяк киеменә махсус спрей сиптерү хәерле. Ул аш серкәсе нигезендә ясалган булса яхшырак, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100