news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә коронавирус гомумән йокмый?

«Без әлегә моны аңлата алмыйбыз. Ләкин коронавирус белән авыручы кешеләр белән күп тапкырлар контактта булган бер төркем кешеләргә авыру йокмый», — ди табиб.

news_top
Кемнәргә коронавирус гомумән йокмый?

Билгеле бер төркем кешеләр коронавирус белән авырмый. Алар Covid-19 вирусы белән авыручы кешеләр белән элемтәдә булса да, бу вирусны йоктырмыйлар. Әмма моның сәбәпләре аңлашылмый һәм әлегә билгеле түгел. Бу хакта «Пастер исемендәге Санкт-Петербург эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты» директоры Арег Тоолян сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Без әлегә моны аңлата алмыйбыз. Ләкин коронавирус белән авыручы кешеләр белән күп тапкырлар контактта булган бер төркем кешеләргә авыру йокмый», — дип сөйләде Тотолян «COVID-19 пандемиясе: сәламәт җәмгыять 2020» форумында.

Белгеч аныклап узганча, әлеге феномен шәхси саклану чараларын куллану һәм барлык кагыйдәләрне үтәү белән генә бәйле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар