Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тырнакка карап, онкологик авыру булуын билгеләргә мөмкинме?

Хирург-онколог тырнакларны гель лак белән буяу онкологик авыруларга китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.

news_top_970_100
Тырнакка карап, онкологик авыру булуын билгеләргә мөмкинме?
pixabay.com/ru

Хирург-онколог Михаил Мяснянкин «Бишенче канал» белән әңгәмә вакытында тырнакка карап онкологик авыруның барлыгын ачыкларга мөмкин булуын әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

Ул билгеләп үткәнчә, яман шеш, чынлыкта, тырнактан күренә. Онкология булса, тырнакта төрле төстәге буй сызыклар күренә. Төсе көрәннән алып, карага кадәр. Алар берән-сәрән генә дә, күп тә булырга мөмкин.

Шулай ук табиб тырнакларның сынуына, йомшак булуына да игътибар итәргә кушты. Тырнак астында кан җыелып, кызылрак төскә керсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде белгеч.

Әгәр тырнактагы «гөмбә» авыруын озак вакыт дәвалап булмаса, шулай ук табиб белән киңәшләшергә кирәк булуын искә төшерде.

Онколог тырнакларны шеллак яисә гель лак белән буяуны да хупламый. Чөнки аларны ультрашәмәхә лампалар белән киптерәләр. Ә әлеге лампалар, үз чиратында, инде булган авыруга йогынты ясарга һәм онкологик авыруларга китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте ул. Шуңа күрә Мяснянкин ультрашәмәхә лампа кулланырга кирәк булмаган лакларны сайларга киңәш итте.

Югарыда санап үтелгән барлык билгеләр, табиб ассызыклаганча, меланомага карый. Меланома — мәкерле авыру, шуңа да әлеге авыру булганда һәрвакыт пигмент булачак дигән сүз түгел, дип билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100