Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баллы карбызны ничек сайларга?

«Кыз» карбыз баллырак санала.

news_top_970_100
Баллы карбызны ничек сайларга?
Михаил Захаров

Карбыз сайлау ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Бер партиядәге карбызлар арасыннан уртача үлчәмлесен яки бераз зуррагын алыгыз. Бик зур яки бик кечкенәсен алмагыз. 

Карбыз өлгергән булса, үзе бик зур булса да, авырлыгы зур булмас. Яшел карбыз бик тыгыз һәм авыр. Ул суда бата, ә өлгергән карбыз батмый.

Карбыз бик җиңел булса, ул артык өлгергән яки кипкән. Яхшы карбызның уртача авырлыгы 6-9 кг була.

Яңак табы (щечка) — карбызның янындагы сары тап — шул сарырак булган саен, карбыз яхшырак, сусылрак һәм баллырак. Ул карбыз яткан урында барлыкка килә. Яңак табы төссез булса, карбызның да тәме булмас. Тап бик зур булса, карбызга җылы җитмәгән, димәк, ул тәмсезрәк дигән сүз.

Карбызда яньчелгән, ярылган, киселгән урыннар булмаска тиеш. Юкса аның йомшагына зарарлы бактерияләр керә һәм карбыз бозылган була. Киселгән карбызны бөтенләй алмагыз.

Суккалап карагач, карбыз яңгырап, каты итеп аваз бирсә — ул сусыл. Әгәр тонык тавыш булса, карбыз өлгермәгән, эчтән кипкән яки артык өлгергән була. 

Өлгергән карбыз кабыгы тыгыз, полосалары аермачык, үзе ялтырабрак тора. Полосалар арасы киңрәк булган саен, карбыз тәмлерәк санала. Аның кабыгын тырнак белән дә бозып булмый. 

Карбызны август уртасында алу хәерле. Июньнән сата башлаган карбыз табигый булмый. Әлбәттә, иртә өлгерә торган сортлар бар, тик аларны китереп җиткерү өчен дә вакыт кирәк. Бәлки, июль карбызы тәмле булыр, ләкин аның файдасы булырмы — билгесез.

Карбызның «җенесе» дә була. Аны җимешнең чәчәге үскән урынына карап билгелиләр. «Кыз» карбызныкы түгәрәк һәм яссырак, «малай» карбызныкы кечерәк һәм чыгып тора торган. «Кыз» карбыз баллырак санала. 

Карбыз койрыгын тикшерү — бик үк дөрес түгел. Ул карбызны кайчан кисеп алганнарын аңлатмый. Койрык чыккан урынны карагыз. Өлгергән карбызда бу урын коры һәм каты, өлгермәгән карбызда яшькелт була.

Карбызның эче алсу төсле булырга тиеш. Әгәр ул кызыл-алсу яки кызгылт булса, нитратлар бар, яки карбыз артык өлгергән. Идеаль очракта карбыз эче «шикәрле» — ярмалы һәм көпшәк булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100