Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имбирьне өйдә ничек үстерергә?

Уңышны җиде айдан соң алып була.

news_top_970_100
Имбирьне өйдә ничек үстерергә?
https://pixabay.com

Өйдә имбирь үстереп, җиде айдан уңыш җыеп була. Бу турыда АиФ хәбәр итте.

Тәҗрибәле бакчачы Евгений Саланович сүзләренчә, өйдә үстерү өчен кибеттән имбирь тамыры сатып алырга кирәк. Аның черекләре булмасын, берничә тере бөресе булса әйбәтрәк.

Имбирь тамырын берничә кисәккә бүләргә, һәрберсендә бөре калдырырга. Аннары 35 градуска кадәр җылылыктагы суга салырга. Дүрт сәгать суда тотарга. Шул чакта бөреләр терелә башлар.

Тәбәнәк кырлы зур савыт төбенә галька яки керамзит җәяргә, өстенә цитруслы үсемлекләр өчен туфрак салырга. Ул 5 см чамасы калынлыкта булсын. Имбирь тамырын бөресен өскә каратып шушы туфракка утыртырга. Тамырны 3 сантиметрдан тирән күммәгез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100