Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдәге тузанны лимон ярдәмендә ничек бетерергә?

Тукыманы лимонлы эремәдә чылатып, алдан әзерләп кую хәерле.

news_top_970_100
Өйдәге тузанны лимон ярдәмендә ничек бетерергә?
Владимир Васильев

Өй җыештырганда, лимонлы чүпрәк куллансаң, озак вакыт тузан кунмый торыр. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Лимонлы чүпрәк ясау өчен, капкачлы пыяла банка яки капкачы булган кечерәк кенә контейнер кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы бер лимон, җиде аш кашыгы үсемлек мае, бер стакан кап-кайнар су алыгыз.

Лимонны иттарткычтан чыгарыгыз, контейнер яки банкага салыгыз. Шунда май өстәгез, капкачын ябыгыз. Бу эремәне биш-җиде көн суыткычта тотыгыз. Аннары савытны алып, сөзегез. Эремәгә кап-кайнар су өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Эремә әзер.

Чүпрәкне лимонлы эремәдә чылатыгыз, сыгыгыз һәм киптерегез. Аннары шушы чүпрәк белән тузанны сөртеп чыгыгыз. 

Эремәне куллану вакыты чикләнмәгән. Аны беткәнче файдаланып була. 

Берьюлы берничә лимонлы чүпрәк әзерләп кую хәерле. Кирәк булган очракка, лимонлы чүпрәк гел булып тора.

Өй җыештыргач, чүпрәкне юарга кирәк. Аннары кабат шул тәртиптә лимонлы эремәдә чылатып әзерләргә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100