Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төшләр нинди куркыныч авырулар турында кисәтә?

Кешенең төшенә кергән вакыйгалар билгеле бер орган авыруы хакында сөйләргә мөмкин.

news_top_970_100
Төшләр нинди куркыныч авырулар турында кисәтә?
pixabay.com

Төнлә баш мие организмны «сканерлап», тикшереп тора, авырулары әле башлангыч стадиядә булганда ук, алар турында кешенең аңына хәбәр килә. Кешенең авырулары төштә төрле сурәтләрдә тасвирланырга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Төшләргә карап авыруларны диагностикалау турында фәнни хезмәтләрне медицина фәннәре докторы Василий Касаткин язган. Ул 30 ел дәвамында авыру һәм сәламәт кешеләрнең төшләрен өйрәнгән. 

Мәсәлән, төшкә кан керсә, бавыр белән проблемалар  булуы ихтимал. 

Хроник гастрит булса, төшләргә карап бер ай алдан аны ачыкларга була. Респиратор авыруларны 2 ай алдан, гипертонияне 2-3 ай алдан, хроник алкоголизмны 4-6 ай алдан, неврозларны бер атна-бер ай чамасы алдан фаразлап була, ди белгеч.

Йөрәк авырулары булган кешеләр төштә упкынга төшеп киткән кебек була, мәет җирләгәнне күрәләр, кеше һәрчакта да үлем куркынычы булуын төшендә күрә.

Кан басымы югары булган кешеләр оча торган самолетлар, табигый бәла-казалар, йорт ишелү, тирән чокырга төшеп китүне күрә. Кан басымы түбән булган кешеләр колакны яра торган ямьсез тавышлар ишеткән кебек төш күрә.

Бронхиаль астма булганда, кеше төштә сулыш ала алмавын, күкрәгендә ниндидер авыр нәрсә сикергәнен, суга батканын күрә.

Ашказаны-эчәклек авырулары булган кешеләр төшендә иске чи ит, балык, агулы җиләкләр һәм яшелчәләр, ашарга яраксыз әйберләр ашаганын, теше төшкәнен күрә.

Бавыр авырулары булганда пычак белән яралану, кан, авызда кан яки башка төрле әче тәм килгәнен төшендә күрә.

Салкын тиеп авырганда мунчага кереп тирләгән, сап-салкын суда коенган, уңайсыз кием кигән кебек төшләр күрә.

Депрессия булганда, кеше төшендә урман чытырманы, биек стена, тупик күрә.

Башы авыртучы кеше төшендә башы имгәнүен, баш киеме уңайсыз булуын күрә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100