420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Диетолог Айтор Санчес корсактагы майдан арынырга комачаулый торган гадәтне атады. Бу хакта РИА Новости яза.
Табиб әйткәнчә, тәмәке тарту билдә һәм эчке органнар тирәсендә майларның (абдоминаль һәм висцераль майлар) күпләп туплануына китерә. Белгеч аңлатуынча, бу рәвешчә авырлык җыю куркыныч, чөнки метаболик авырулар куркынычы арта.
Айтор Санчес сүзләренчә, тәмәке тартучыларда инсулин начаррак эшләп чыгарыла, бу канда шикәр күләме күбәю ихтималын арттыра. Әлеге ике фактор симерүгә шактый зур йогынты ясый.
Табиб әйтүенчә, тәмәке тартуны ташлаганнан соң күпләр тазарып китүдән курка, әмма бу очракта авырлык җыюның сәбәбе физиологиягә түгел, ә стрессны ашап басуга бәйле.