news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Медицина битлеген ничә сәгать киеп йөрергә була?

Бу вируслы инфекцияләр эпидемиясе чорында бигрәк тә актуаль.

news_top
Медицина битлеген ничә сәгать киеп йөрергә була?

Табиблар бер тапкыр куллана торган масканың ничә сәгать дәвамында файдалы булуын сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Вируслы инфекцияләр эпидемиясе вакытында бер тапкыр куллана торган битлекләрне авырып китүдән курыкканнар түгел, ә авырган кешеләр кияргә тиеш. Битлек максималь дәрәҗәдә сакласын өчен үз размерыңны, бит зурлыгына туры килгәнен сайларга кирәк. Бер битлекне 4-6 сәгать киеп йөрергә була, соңыннан ул файдасын югалта.

Әле авырмаган һәм вирус йоктырудан курыккан кешеләр өчен иң яхшы саклану чарасы — кулларны сабынлап юу. Моны көненә берничә тапкыр эшләргә кирәк, бигрәк тә кеше күп җыела торган урыннарда булганнан соң.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар