news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешегә сынаулар ни өчен бирелә?

Әлеге сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top
Кешегә сынаулар ни өчен бирелә?

Аллаһ Тәгалә сынауны теләсә кайсы бәндәгә төрлечә бирә. Кемнең тормышында авырлыклар күп булды, бәлки аңа җәннәтнең түредер, тормышы җиңелрәккә - түбәнрәк дәрәҗә булуы мөмкин. Шуңа күрә зәгыйфь, авырулар Аллаһының сынавында икәнлеген онытырга ярамый. Шушы сынавы белән ахирәт бәхетен теләвен аңласыннар иде. Аллаһка кайтып гыйбадәт кылсалар, бу дөньяда авыр тормышта яшәп, ахирәттә аларга җиңел булыр. Аллаһ көчлерәк булуыбызны теләп, безгә авырлыклар бирә. Сукыр кешенең җәннәттә күзләре күрәчәк, чатан кеше төз аяклы булачак, авыру кеше сәламәт булыр, җәннәттә һич кайгы һәм хәсрәт булмас. Аллаһыдан сабырлык сорап, Аллаһының бу хикмәтен аңласак иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар