Ни өчен электр чыбыгында утыручы кошларны ток сукмый? | intertat.tatar

Ни өчен электр чыбыгында утыручы кошларны ток сукмый?

Чыбыкка утырган кошны ток суксын өчен, аның аша электр тогы узарга тиеш.

200 киловаттлы электр линиясе чыбыкларында кошлар рәхәтләнеп утырып торалар, аларны ток та сукмый. Моның сәбәбе фактлары сайтында аңлатыла.

Физика дәреслегендә аңлатылганча, ток — электр белән корылган кисәкчекләрнең потенциаллары төрле булган бер ноктадан икенчесенә таба юнәлешле хәрәкәте ул. Ике ноктаның потенциаллар аермасы — көчәнеш була. 

Чыбыкка утырган кошны ток суксын өчен, аның аша электр тогы узарга тиеш, ягъни кош электр үткәргече булырга тиеш. Ләкин кош фаза чыбыгына утырса, ул фаза потенциалын ала. Кошның тәпиләре арасында бераз потенциаллар аермасы барлыкка килсә дә, кош аны сизми диярлек. Чөнки электр чыбыкларының бер берәмлек озынлыгының каршылыгы бик аз була. Ә кош үзе бик кечкенә һәм аның каршылыгы бик зур.

Гадирәк итеп әйтсәк, электр чыбыгы озынлыгы белән чагыштырсак, кош бик кечкенә. Шуңа күрә аның үлчәме исәпкә алынмый, кош бер нокта кебек кенә була. Бу очракта потенциаллар аермасы бик аз һәм кошны ток сукмый.

Ләкин көчәнеш 200 киловаттан югарырак булган электр чыбыкларын кошлар утырмый диярлек. Кошлар югары вольтлы чыбыкларда барлыкка килә торган магнит кырларын бик яхшы сиземли. Мондый чыбыклар янында һава да ионлашкан була, шуңа күрә таҗлы бушанулар — яшен барлыкка килә. Кошлар шуларны сизеп, мондый чыбыкларга утырмый.

Кайсыбер очракларда кошлар һәлак була. Фазага һәм металл баганага берьюлы тигән очракта кош үлә. Ике чыбыкка берьюлы канатлары белән тигән ләкләкләр дә ток сугудан үлгән очраклар билгеле, диелә хәбәрдә.