Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тозлы кәбестә организмгә нәрсәсе белән файдалы?

Үләннәр җыючы Рушания Минсәгыйрова тозлы кәбестәнең файдасы турында сөйли.

news_top_970_100
Тозлы кәбестә организмгә нәрсәсе белән файдалы?
https://pixabay.com/ru

Хәзер кибетләрдә сатыла торган кәбестә сортлары сусыл, йомшак һәм алар тозлар өчен бик яхшы. Кышка таба аның озак саклана торган сортлары китә. Кайбер банкаларга керән, кабак та салып чыктым. Теләсә кайсы яшелчәне менә шулай ферментларга була. Аны башка ризыклар белән дә кулланырга, иртән кабып җибәрергә дә, салатлар ясарга да ярый. Әчегән вакытта барлыкка килгән бактерияләр аш кайнату процессы өчен бик файдалы. Эчәкләрдәге файдалы бактерияләрне арттыра.

Кәбестәнең хәзер йомшак, сусыл чагы. Аның зур башлыларын сайлап алыгыз. Тозын артык күп салсагыз, ул әйбәт булмый. Мин өч литрлы банкага кәбестәне турап тутырам да, салкын суда эреткән 100 г тозны салам. Ул өйдә бераз әчеп утыра. Аннары әчү процессы тәмамланганнан соң, идән астына төшереп куярга була. Эченә суы чыгып торырга тиеш.

Тозлаган кәбестәдә бик күп пробиотиклар бар. Кәбестә үзебезнең эчәкләрдәге флораны яхшыртырга булыша. Алар файдалы бактерияләр, эчәклектәге микроорганизмнар балансын торгызалар. Файдалы бактерияләр санын арттыралар, зарарлыларының үрчүен туктаталар. Әчеп, тозланган кәбестә — безнең ашказаны, эчәкләр өчен эшкәртергә бик җиңел хәлгә килгән файдалы яшелчә. Кәбестәне чи килеш ашасаң, ул эчне күптерә, газлар җыелуга сәбәпче була. Организмның агулануына китерә. Газлар җыелганда ризык бозыла, аннан кирәкмәгән әйберләр бүленеп чыга. Рационыбызда ферментланган, әчетеп тозлаган кәбестә булырга тиеш. Кибетнекендә аш серкәсе бар, ул файдалы түгел.

Өйдә тозланган теләсә нинди яшелчә файдалы. Әчетеп тозлаган яшелчәләр эчәкләр өчен бигрәк тә кирәк. Сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.

Тозлы кәбестәне Крон авыруы һәм специфик булмаган җәрәхәтле колит (язвенный колит) авыруларын дәвалаганда куллану яхшы нәтиҗәләргә китерүе исбатланган. Еш куллану вакытында газлар барлыкка килүе кими һәм ашказаны җәрәхәтләре төзәлүе күзәтелә.

Шулай ук анда кирәкле ферментлар да күп. Төрле тикшеренүләрдән күренгәнчә, тозлы кәбестә ашказаны кайнату процессларына да уңай йогынты ясый. Кирәкле, файдалы матдәләрне таркатырга һәм үзләштерергә ярдәм итә, — дип язган Рушания ханым үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100