news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә тоз ашарга ярамый?

«Уртача тәүлеклек норма — биш грамм NaCl», — ди медик.

news_top
Кемнәргә тоз ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Кеше куллана торган тозның якынча 70 проценты эшкәртелгән продуктлар составында була. Мәсәлән, колбасаларда һәм ашларда. Бу турыда табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сөйли.

Шулай да, табиб сүзләренчә, ипигә аерым игътибар итәргә кирәк, анда тозның тәүлеклек нормасының яртысы диярлек булырга мөмкин.

«Россия 1» телеканалы эфирында Мясников кисәткәнчә, көненә 5 граммнан артык тоз ашау йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары китереп чыгара.

«Уртача тәүлеклек норма — биш грамм NaCl», — ди медик. Аның сүзләренчә, Россия кешеләре көненә уртача 10 грамм тоз ашый.

Гипертониясе булган кешеләр өчен, аеруча алар 50 яшьтән өлкәнрәк булса, тоз аеруча куркыныч, ди табиб. Шуңа күрә бу кешеләргә көненә 3 грамм гына тоз ашарга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар