Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырканы нәрсә белән алмаштырып була?

Йомырка урынына чикләвек пасталары, алма, кабак пюресы һәм җитен йомыркасы кулланырга була.

news_top_970_100
Йомырканы нәрсә белән алмаштырып була?
pixabay.com/ru

Йомырка камырдагы барлык ингредиентларны «ябыштырып» куя, камырны күпертә, уалып торучан һәм йомшак итә. Әмма йомырканы тулысынча алмаштыра алырлык ризыклар да бар икән. Бу хакта кулинар, фуд-фотограф Алия Самохинага сылтама белән РИА Новости яза.

Йомырканы рационнан алып ташлау өчен берничә сәбәп булырга мөмкин: ураза тоту, аллергия, диета, вегетарианлык. Ә кайвакыт кирәкле вакытта өйдә йомырка беткән була. Әмма әзер ризыкның тәмен һәм сыйфатын югалтмыйча гына, йомыркаларны алмаштыру ысулы да бар икән. Мәсәлән, җитен йомыркасы ясарга мөмкин.

«Бер тулы аш кашыгы җитен оны бер йомыркага тәңгәл. Җитен онына яки кәһвә тегермәнендә тарттырылган җитен орлыкларына 1:3 исәбеннән җылы яки кайнар су салалар. Әйбәтләп болгаталар да биш минут тоталар. Килеп чыккан тыгыз массаны камырга кушалар. Тәм үзгәрмәячәк, шулай да җитен тәмен яратмаучылар сизеп алырга мөмкин инде», — диде Алия Самохина.

Шулай ук камырда алма пюресы да сизелмәячәк.

«50 грамм пюре бер йомыркага тигез. Банан пюресыннан аермалы буларак, алманыкы камырда сизелми. Бананның барыбер тәме киләчәк, бигрәк тә шоколадлы ризык булса. Шулай ук кабак пюресы да алырга була. Кайвакытта камыр көпшәләндергеч кенә дә файдаланырга, сыеклыкны азрак салырга була, бу да нәтиҗәсен бирәчәк», — дип киңәш итә кулинар.

Тагын бер ысул — чикләвек пасталары куллану.

«Урбеч, кешью, арахис, миндаль пасталары да тыгызландыра, алар белән йомыркасыз гына әзерләп була. Дөрес, чикләвек пасталары ризыкның калориясен арттыра, шуңа күрә пюре һәм җитен йомыркасы яки аларны берләштереп куллану да җитә», — диде Алия Самохина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100