Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туңдыргыч стеналарына боз катмасын өчен нишләргә?

Ноу-фрост системасы булмаган суыткычларны даими рәвештә сүндереп эретеп алырга кирәк.

news_top_970_100
Туңдыргыч стеналарына боз катмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Төн буена суыткыч эретеп, аннары суын җыеп утыру - ялыктыргыч эш. Туңдыргыч стеналарына боз катмасын, эреткәндә боз тизрәк эресен өчен берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Кайнар су салынган пластик шешә суыткычны тизрәк эретә. Тагын да тизләтер өчен, берничә шешә куярга була.

Кайнар сулы пульверизатор да тизрәк эретергә булыша. Бозлы стеналарга кайнар су сиптереп чыгыгыз.

Туңдыргыч тулысынча боздан арынгач, коры стеналарга глицерин сөртегез. Моны мамык диск ярдәмендә эшләргә кирәк. Шуннан соң туңдыргыч стеналарына боз акрынрак ката.

Туңдыргычка куйганда, савыт өсте ачык булса да, боз тиз ката. Шуңа күрә савытлар тыгызлап ябылган булсын, әйберләрне пластик контейнерга салып куегыз.

Туңдыргычның герметиклыгын тикшерегез. Ишеккә кәгазь кыстырып калдырыгыз да ябыгыз. Әгәр кәгазьне тартып алып булса, туңдыргыч ишегенең герметиклыгы бозылган дигән сүз. Шуңа күрә эчтә боз бик тиз ката. Мастер чакырып, резинкасын яңартыгыз.

Туңдыргычны тиз эретү өчен ишеген ачыгыз да каршысына вентилятор куегыз. Фен да кулланып була. Боз бик тиз эреп бетәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100