Нинди әйберләрне смартфон белән янәшә тотарга ярамый?

Мәсәлән, магнит белән ябыла торган иннек савытлары элемтә сыйфатына тәэсир итә.

Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев смартфон белән янәшә тотарга ярамаган әйберләрне атады. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Бер смартфонны икенчесе өстенә куярга ярамый икән. Чөнки бер ноктада күп күләмдә радиосигналлар булу тирә-яктагы кешеләргә бик зарарлы.

Шулай ук банк картасын да телефон чехолында сакларга ярамый, чөнки радиоешлык нурланышы картаның куллану срогын киметә.

Моннан тыш, янәшәдәге косметика да мобиль телефон сигналына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тимофеев сүзләренчә, мәсәлән, магнит белән ябыла торган иннек савытлары элемтә сыйфатына тәэсир итә икән.