news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Терсәктә тире кытыршылану нинди авыру билгесе?

Терсәктә тире артык кипшесә, кытыршыланса, дерматология авыруы булуы ихтимал.

news_top
Терсәктә тире кытыршылану нинди авыру билгесе?
https://pixabay.com

Терксәкләрдә тән тиресе кытыршыланса, кычытса, кызарса, төрле җитди авырулар килеп чыгуы ихтимал. Бу турыда дерматолог Светлана Жабоева «Спутник» радиосына интервьюда сөйләгән.

Терсәкләрдәге тән тиресе эчке органнарның халәте турында сөйли, ди ул.

«Терсәктә тире кызару, кычыту, ярылу күзәтелсә, тиз арада табибка барыгыз. Бу сезнең эчке органнар авырта дигән сүз, моны өйдә төзәтергә маташмагыз», — дип кисәтә Светлана Жабоева.

Терсәктә тире артык кипшесә, кытыршыланса, дерматология авыруы булуы ихтимал. Бу псориаз булырга мөмкин. Әгәр бик каты кипсә, кызарса, кычыта башласа, бу ихтиоз булырга мөмкин.

«Бу очракта тире кубыклана, тигез булмый, ярыла, балыкныкына охшаган тәңкәләр белән каплана. Дерматологка күренергә кирәк. Төп дәвалау — дымландыра торган чаралар куллану», — ди табиб.

Ихтиоз белән интегүче пациентларга бу чараларны иртән һәм кич сөртергә кирәк.

Терсәктә тән тиресе коры булу, төсе үзгәрү сәбәбе күзәнәкләрнең инсулинга тәэсире кимү белән аңлатылырга да мөмкин. Моны бары тик эндокринолог кына ачыклый ала, ди Светлана Жабоева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар