Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен үсемлек мае составында берничек тә холестерин була алмый?

Ни өчен үсемлек мае составында берничек тә холестерин була алмый?

news_top_970_100
Ни өчен үсемлек мае составында берничек тә холестерин була алмый?
Үсемлек мае салынган шешәдә "холестеринсыз" дигән язу күргәч, бераз уйланып алырга кирәк. Әйе, реклама безгә холестеринның зур зыяны турында бик күп мәгълүмат бирә. Тик! Үсемлек мае составында холестерин була алмый. Чөнки бу матдә бары тик хайван майлары составында гына була. Ул - табигый майлы спирт, хайван организмында гына ясала торган матдә.

Май шешәсенә "холестеринсыз" дип язганчы, мәсәлән, "итсез" дип тә язарга була. Чөнки, чыннан да, бу майда холестерин да, ит тә юк.

Холестерин - үт суы дигәнне аңлата. Ул органик кушылма, Барлык хайваннарның һәм кешенең күзәнәкләрендә була. Ул үсемлекләрнең, гөмбәләрнең, бактерияләрнең күзәнәкләрендә булмый.

Холестерин суда эреми, майларда һәм органик эреткечләрдә генә эри. Кеше организмындагы холестеринның 80 проценты кешенең бавыры, эчәклеге, бөерләре, бөер өсте бизләре, җенес бизләре тарафыннан эшләп чыгарыла, бары тик 20 проценты гына ризык аша керә.

Кеше организмына холестерин кирәк. Ул Д витамины, бик күп гормоннар, шул исәптән җенес гормоннары, үт кислоталары ясалу өчен кирәк.

Е витамины исә табигатьтә үк көнбагыш мае составында була. "Е витаминлы" дип язу да кирәкми. Чөнки көнбагыш мае Е витаминынан башка булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100