Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шашлыкны дөрес итеп ничек сайларга?

Энтерококклар һәм эчәклек таякчыклары шашлыкны кыздырганда да үлми.

news_top_970_100
Шашлыкны дөрес итеп ничек сайларга?
Сирень Хәсәнова

Табиб-диетолог Дарья Русакова, беренче чиратта, чи яки маринадланган итнең куллану вакытын карарга киңәш итә. Маринадланган ит сайлаганда ингредиентлары азрак булганын сайларга кирәк. Чөнки маринадка ароматизаторлар, тәмләткечләр һәм аш серкәсе кушып, иске итне яшерергә маташулары ихтимал. Бу турыда РИА Новости язды.

«Маринад составында ингредиентлар азрак булган саен, шашлык натураль һәм сыйфатлырак була», — ди диетолог.

Гастроэнтеролог Нурия Дианова сүзләренчә, маринадта төрле куркыныч бактерияләр үрчеп ятарга мөмкин. Аерым алганда бу энтерококклар һәм эчәклек таякчыклары булырга мөмкин, алар исә шашлыкны кыздырганда да үлми.

Нурия Дианова яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр янында саклана торган итне алмаска киңәш итә. Бу очракта иткә туфрак, споралар һәм бактерияләр күчүе ихтимал.

«Аннары диарея синдромы кебек билгеле симптоматика, ашкайнату процессы эшчәнлеге бозылу барлыкка килергә мөмкин», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100