Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй җыештырганда вирусларны бетерү өчен нинди чара кулланырга кирәк?

Галимнәр коронавирусның төрле өслекләрдә 17 көнгә кадәр яши алуын ачыклаган.

news_top_970_100
Өй җыештырганда вирусларны бетерү өчен нинди чара кулланырга кирәк?
https://pixabay.com/

Әлеге кыйммәтле мәгълүматны Diamond Princess лайнерын өйрәнгәндә тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кораб берничә атна портта торды. Аның пассажирлары 1 мартта гына җиргә төште һәм 14 көнгә карантинга китте. Дезинфекцияли башлаганчы, галимнәр төрле өслекләрдәге микроорганизмнарны тикшерүгә алган.

COVID-19 вирусы башка коронавируслардан аерылмый диярлек. Бакыр өслектә ул 46 минуттан, катыргыдан өч сәгать ярымнан соң юкка чыга. Иң озак вакыт бу вируслар корыч һәм пластик өстендә саклана.

Өйдә вирустан саклану өчен вирусологлар берничә киңәш бирә. Идән, савыт-саба юганда куллана торган гадәти һәм традицион антисептиклар, сабын кулланырга кирәк.

«Бу тышчалы (оболочный) вирус , аны липидлар бик тиз эретә. Шуннан соң бу вирус инфекция китереп чыгара алмый», — дип киңәш итә вирусолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100