news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзләр яхшы күрсен өчен көнгә өч минут нишләргә?

Япон офтальмологы көнгә өч минут вакыт сарыф итеп, күзләрне яхшырту өчен киңәш бирде.

news_top
Күзләр яхшы күрсен өчен көнгә өч минут нишләргә?
https://pixabay.com

Япония табиб-офтальмологы Руи Хирамац күз күремен яхшырту өчен гади ысулларны әйткән. Бу турыда abc.es порталына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, күзне даими рәвештә тренировкалап торырга кирәк. 

Беренче ысул — Габор таплары белән күнегүләр. Бу — аерымлыкларын табу өчен тәкъдим ителгән махсус рәсемнәр. Аларны интернеттан эзләп табып була. Бу күнегүләрне көненә өч минут ясау җитә. Ике атнадан ук күз күреме яхшыруын сизәрсез, дип ышандыра табиб.

Икенче ысул — термотерапия. Сөлге алып, аны җылы суда чылатыгыз, күзне йомыгыз һәм күз кабакларына дымлы сөлгене куегыз. Сөлге суынып беткәнче тотып торыгыз.

Өченче ысул — шпинат ашагыз. Бу яшелчәне рационга кертергә кирәк, ул катарактаны, күзнең сары табы дегенерациясен профилактикалый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар