Җирәнү гөнаһ саналамы?

Җирәнүнең гадәттән тыш артык булуы күбрәк үз-үзеңне аңламаудан һәм яшерен куркудан килә.

Мәскәү шәһәре Мемориал мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдинов үзенең «Рухи дөнья» китабында «җирәнү тәкәбберлек белән кушылганда гына чын мәгънәсендә гөнаһлы була» дип җиткерә:

«Җирәнү хисенең нормаль булмаган күренешләре турында сөйләмичә, бары тик сәламәт күренешләрен генә исәпкә алганда, өздереп кенә җавап бирү авыр. Аның гөнаһлы булу яки булмавы бу очракта күп нәрсәдән: шартлардан, җирле мәдәният нормаларыннан һ.б. тора. Ләкин җирәнүнең гадәттән тыш артык булуы күбрәк үз-үзеңне аңламаудан һәм яшерен куркудан ул. Монда күркәм холык күрү — бик авыр.

Шулай булса да, җирәнү тәкәбберлек белән кушылганда гына чын мәгънәсендә гөнаһлы була, дип уйлыйм. Бу һәлакәткә илтә торган кушылма.

Коръән-Кәримдә түбәндәге нәсыйхәт юллары бар: «Кешеләр алдында үзеңнең йөзеңне чалшайтма (нәфрәт, җирәнү хисе белән аны чытма), җирдә үз-үзеңнән канәгать булып һәм тәкәббер хәлдә (канәгатьсезлек, шөкранасызлык күрсәтеп) йөрмә. Чынлыкта, һәрбер тәкәбберне, үз-үзеннән канәгать булучыны Аллаһ сөйми. Йөргәндә тыйнак йөр һәм тавышыңны күтәрмә! Тавышларның иң ямьсезе — [акылдан язган] ишәкләр тавышына [охшаганы]» (Коръән-Кәрим, 31:18, 19)».