Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тромб барлыкка килгәнен ничек белергә?

Тромб барлыкка килгәнен ничек белергә?

news_top_970_100
Тромб барлыкка килгәнен ничек белергә?
Тромб - кан артык куе һәм тыгыз булганда оешкан кан. Тромбның кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырган очраклары бик еш була. Самолетта, машинада яки автобуста сәяхәт иткәндә, ораль контрацептивлар кулланганда, күп вакытны утырып уздырганда куркыныч арта. Тромблар барлыкка килүнең беренче билгеләрен белү һәм вакытында медицина ярдәме алу мөһим. Киңәшләрне g "Челнинские известия" газетасы язды.

Аякларны көзән җыеру. Аскы очлыкларында тромблар булган пациентларның күбесе өянәк алдыннан аякларының көзән җыеруын әйтә. Мондый билге күзәтелгәндә һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тромбны игътибарсыз калдырсаң, нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. 

Аяк-кулларның чәнчүе. Кул яки аякларга йөзләгән энә кадалган кебек буламы? Әгәр мондый симптомны үзегездә еш сизәсез икән, бигрәк тә бары тик бер кулда яки аякта гына чәнчү булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки аяк-кулларның оюы тромбның иң киң таралган билгесе. 

Тиренең төссезләнүе, агаруы. Тромб канның нормаль әйләнешен авырлаштыра. Шул сәбәпле тиренең кайбер урыннары тоныклана, агара. Әгәр бер аягыгызның (яки аның бер өлеше) икенчесенә караганда аграк икәнен күрсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу җитди билге булырга мөмкин. 

Тиренең температурасы үзгәрү. Тагын бер киң таралган симптом - тире өслегенең температурасы үзгәрү. Кан әйләнеше бозылу аркасында, тромб барлыкка килгән урында тире салкынрак яки җылырак була. 

Арка авыртуы.
Оча сөяге өлешендә һәм корсактагы венада оешкан кан барлыкка килә икән, арканы авырттырырга мөмкин. 

Артык күп тир бүленеп чыгу. Әгәр бу симптом тромбның алда язылган билгеләре белән бергә күзәтелә икән, борчылыр урын бар. Йөрәк яки үпкә өлешендә тромб барлыкка килгәндә артык тир бүленеп чыга. 

Тын бетү. Үпкәләрдә барлыкка килгән тромбның тагын бер билгесе - тын бетү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100