Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче авыру кешеләрне өйдән алып чыгарга булышырга тиешме?

Инструкция буенча, машина йөртүче авыруларны өйдән алып чыгарга тиеш түгел.

news_top_970_100
Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче авыру кешеләрне өйдән алып чыгарга булышырга тиешме?

Чаллыда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләрдән зарлана. Йөртүче авыруны өйдән алып булышудан баш тартуны әйтәләр. Бу сорауга җавапны «Челнинские известия» хәбәрчесе белешкән.

Ашыгыч ярдәм бригадасы пациентны машинага кадәр алып чыгарга тиеш булмагач, ни өчен алар носилка алып йөри? Аны кем һәм кайсы очракта куллана ала? Ни өчен машина йөртүче хезмәттәшләренә ярдәм итүдән баш тарткан? Бу сорауларны шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсенә юллаганнар.

«Ашыгыч ярдәм бригадасы составындагы машина йөртүче пациентны фатирдан ашыгыч ярдәм машинасына алып чыгуны башкармый. Ул пациентны санитария автомобиле салонында урнаштырганда һәм хастаханәнең кабул итү бүлегенә китергәндә ярдәм итә», — дип аңлатканнар идарәдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100