Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус нинди авыруларны «дәвалый»?

Ковидның гипертоникларның сәламәтлек торышына уңай йогынтысы турында белешмәләр күп тупланган.

news_top_970_100
Коронавирус нинди авыруларны «дәвалый»?
pixabay.com/ru

Коронавирус кайбер авыруларны дәваларга сәләтле. Ковид белән авырган кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәннән соң галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта «Общественная служба новостей» сайтына нейрофизиолог Сергей Нурисламов сөйләгән.

«Коронавирус авыру кешеләрне кайбер хроник чирләрдә дәваларга сәләтле. Азканлылыктан һәм борыны еш канап интеккән пациентым бар минем. Ковид аркасында кан куера һәм шул сәбәпле аның борыны канамый башлады. Күрәсең, бу озак вакытлы тәэсирдер», — дип сөйләде табиб. 

Белгечләр әйтүенчә, бу бердәнбер очрак түгел. Ковидның гипертоникларның сәламәтлек торышына уңай йогынтысы турында белешмәләр күп тупланган.

«Минем фаразларны табиб Игорь Соколов та раслады. Аның мәгълүматлары буенча, коронавирустан соң полиноз һәм кайбер системалы авырулар юкка чыккан. Коронавирусның кан басымын төшерүе турында әллә никадәр мәгълүмат бар», — диде Сергей Нурисламов.

Табиб ковидның кеше организмына тәэсире ахырга кадәр өйрәнелеп бетмәгән, диде. Галимнәргә коронавирусның кайбер хроник авыруларны дәваларга сәләтле булуын расларга туры киләчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100