news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәч ник коела яки баш юганда төп хата нинди?

Чәч төбен ышкып, кутикулаларны җимереп бетерергә, кайнар яки салкын су белән юарга ярамый.

news_top
Чәч ник коела яки баш юганда төп хата нинди?
https://pixabay.com

Америка парикмахеры Брэд Мондо чәч юганда төп хатаны атаган. Ул бу турыда YouTube-каналындагы видеороликта сөйләгән. РЕН ТВ каналы шл хакта хәбәр итте.

Стилист сүзләренчә, кешеләр шампуньне баш тиресенә бик каты итеп ышкый. Шуннан соң чәч кутикулалары ватыла, чәч коела башлый.

«Күпләр чәч юганда шампунь сөртеп, чәчләрен чуалтып бетерә. Кайсыбер кешеләр баш тиресен тырнаклары белән ышкып чистарта. Болай эшләргә ярамый», — ди белгеч.

Мондо шампуньне әйләнмә хәрәкәтләр белән ышкымаска, бер яктан икенче якка таба җайлап кына юарга киңәш итә.

Чәчләр нинди озынлыкта булуга карамастан, ике тимер акча зурлыгында гына шампунь алып, аны чәчнең төбенә генә ышкырга кирәк. Стилист чәчне кайнар яки салкын су белән түгел, ә җылымса су белән юарга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар