Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле салкында баш авырта?

Туңдырма ашагач та баш авыртырга мөмкин.

news_top_970_100
Ни сәбәпле салкында баш авырта?
https://pixabay.com

Кышкы салкыннарда кайсыбер кешеләр баш авыртудан интегә. Моның сәбәбен невролог Александр Будик «Спутник» радиосында сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, салкында баш авырту куркыныч патология түгел. Бу организмның температура төшүгә нормаль реакциясе. Баш тиресендә рецепторлар бик күп була. Нәкъ менә шулар салкында ярсый һәм авырту барлыкка килә. Шуңа күрә башлык киеп йөрергә кирәк.

«Баш миенең кан тамырларын гаеплисе түгел. Артериаль кан басымы югары булса гына. Артериаль басымның өске билгесе 200 мм га кадәр менмәсә, баш миендә нормаль кан әйләнешен тәэмин итә торган системалар да нормаль эшли», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100