Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пуховик якасын чистартуның гади ысулы

Гадәттә, кышкы киемнәрнең якасы бик тиз пычрана.

news_top_970_100
Пуховик якасын чистартуның гади ысулы
https://pixabay.com

Өс киеменең тән тиресенә тиеп торган өлеше бик тиз пычрана. Чөнки тиредән май бүленеп чыга һәм тукымага сеңә. Шушы пычракны чистартуның гади ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Савыт-саба юа торган сыеклыкны ярты чәй кашыгы алып, 100 мл су белән кушыгыз, күбекләнгәнче болгатыгыз. Юа торган чара артык исле булмасын, юкса исне бетереп булмас.

Иске теш щеткасы алып, шуның ярдәмендә юа торган чаралы сыеклыкны пуховик якасына ышкыгыз. Аннары биш минут көтеп торыгыз да җылы су белән юып төшерегез. Пуховикны кибәргә куегыз.

Тукыма кипкәч, аңа косметологиядә куллана торган мицеляр сыеклык сөртегез. Яканы мамык диск белән ышку хәерле. Аннары тагын чараны юып төшереп, киптерегез. Мицеляр сыеклыкны кулланмыйча да чистартып була. Бу сыеклык савыт-саба юа торган чара исен бетерү өчен генә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100