Коры ютәлне дәвалау өчен халык чаралары - унҗиде киңәш | intertat.tatar

Коры ютәлне дәвалау өчен халык чаралары - унҗиде киңәш

Социаль челтәр кулланучылар суган, сарымсак, җылы сөт, имбирь, каз һәм бурсык мае, керән, борыч кебек ризыклардан торган халык чаралары белән уртаклаша.

Бала имезүче хатын озак вакыт коры ютәлдән интегүе турында инстаграмдагы «Сөйлисем килә» төркемендә яза. Ул инстачылардан киңәш сорый. Аңа шактый гына халык чаралары турында язып калдырганнар.

Йөткерү озакка китсә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик белгеч белән киңәшеп кенә дәвалану хәерле! Шуны истән чыгармагыз. Ә халык киңәшләре авыруның симптомнарын җиңеләйтергә ярдәм итәргә мөмкин. Суган, сарымсак, җылы сөт, имбирь, каз һәм бурсык мае, керән, борыч кебек ризыкларны ютәл вакытында элек-электән кулланганнар.

Социаль челтәр кулланучылардан киңәшләр:

  • Аягыгызны горчицалы кайнар суга тыгып утырырга, аннары бурсык мае белән крем сөртеп, йон оекбаш киеп куярга, майны күкрәккә һәм аркага да сөртергә. Шуннан соң төренеп ятарга кирәк.
  • Сарымсакны кайнар суга салып, ингаляция ясарга.
  • 1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы бал, ярты чәй кашыгы аш содасы, шикәр зурлыгындагы бер кисәк атланмай салып кайнатып, шуңа 1 йомырка сарысын кушып болгатырга һәм кайнар килеш эчәргә.
  • Көн саен иртән бер кашык каз мае эчәргә.
  • Суганны чистартып бокалга салырга һәм өстенә кайнаган сөт агызырга. 5 минут төнәткәч, эчәргә.
  • Имбирь тамырын угычтан уып, кайнатырга һәм кайнар килеш эчәргә.
  • Тигез күләмдә сарымсак, суган, бал һәм керән тамырын алып, иттарткычтан чыгарырга, берәр бал калагы кабып ашап йөрергә.
  • 1 стакан сөтне кайнатып чыгарырга һәм бераз гына атланмай кушарга, ярты чәй кашыгы аш содасы салырга һәм җылы килеш эчәргә.
  • Кайнаган сөткә бераз гына атланмай, бал, кашык очында гына аш содасы салырга, йомырка сарысы кушарга һәм болгатып эчәргә.
  • Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп, көн буе йоткалап йөрергә.
  • Кишерне пешереп, төяргә һәм бал кушып ашарга.
  • 10 данә канәфер орлыгына бер стакан кайнар су салырга һәм төнәтеп, җылы килеш эчәргә.
  • Бер баш суганны 5 минут чамасы сөттә кайнатып, 10 минут төнәтергә, кайнар килеш эчәргә.
  • Прополисны майда эретеп эчәргә.
  • Шикәрне утта кыздырып, карамельдән «әтәч» ясарга, шуны кайнар сөткә салып эчәргә.
  • Сөтне кайнатып чыгарырга, 3 баш суганны ваклап турап, шул сөттә 3 минут пешерергә, сөтне уттан алгач, бал кашыгы очында гына аш содасы салырга һәм җылы килеш, көнгә өч тапкыр эчәргә.
  • Бер стакан сөткә бер кузак кызыл борыч салырга, кайнатып чыгарырга. Калак белән баскалап алырга һәм ун минут төнәтергә. Борычка баскалап, ачысын сөткә чыгарырга. Ютәл башлануга, бер аш калагы эчәргә.

Бурсык мае да ютәл вакытында ярдәм итә. Инстачылар чын бурсык маен аучылардан алуларын яза. Шулай ук каз мае, майлы ит, май белән сөт йөткергәндә ярдәм итүен әйтәләр.