Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык түшкәсенең кайсы урынын ашамау хәерле?

Кош-корт үрчеткәндә гормоннар һәм бактериягә каршы препаратлар кулланыла.

news_top_970_100
Тавык түшкәсенең кайсы урынын ашамау хәерле?
Рамил Гали

Гастроэнтеролог Инна Мазько тавыкның күкрәгендә ак итен ашау хәерле дип саный. Бу турыда ул «КП» сайтына интервьюда әйткән.

Тавыкның күкрәгендәге ак ит диетик санала. Аларны үстергәндә кулланыла торган химик кушылмалар тавыкның күкрәгенә азрак туплана. Кош-корт үрчеткәндә гормоннар һәм бактерияләргә каршы препаратлар кулланалар. Алар тавык түшкәсенең ботларына күбрәк җыела, дип аңлата белгеч.

Аның сүзләренчә, тавыкның ак ите, дуңгыз яки сыер итенә караганда, яхшырак үзләштерелә. Шулай ук кош итендә В төркеме витаминнары да күбрәк була. Салкын тигәндә һәм башка авырулар вакытында тавык шулпасы ашарга киңәш ителә. Кош итендәге В6 витамины иммун системага ярдәм итә, В5 витамины матдәләр алмашында катнаша, диелә бу хәбәрдә.

«Тавык ите яхшылап пешкән булырга тиеш. Ярымпешкән тавык итен ашамагыз. Тавыкларда сальмонеллалар була, алар эчәклектә инфекция китереп чыгара. Тавык йомыркасына аллергия булган кешеләргә дә аның итен саклык белән генә ашарга кирәк», — ди Инна Мазько.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100