Суган кабыгын ни өчен аш шулпасына салалар?

Суганда витаминнар күп, аның составындагы фитонцидлар зарарлы микробларны үтерә.

Суганның кабыгында микроэлементлар башындагыдан да күбрәк микъдарда була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Суган кабыгындагы кверцетин пигменты кан басымын төшерә, артерияләр тыгылганда ярдәм итә. Аны ашап булмый, тик аш шулпасына, томалап пешергәндә иткә салып җибәрергә ярый. Ул ашка матур төс тә бирер.

Суган кабыгында диетик җепселләр дә була, аны ризыкка кушу юан эчәклектәге яман шештән, симерүдән, диабеттан саклый.

Суган кабыгыннан чәй ясау өчен 3-4 уртача суган кабыгын 0,5 л кайнар суда төнәтергә кирәк. Шуннан соң кабыкларны алып ташлагач, күпләр аны гадәти чәйдән дә аермас. 

Суган кабыгы үсемлекләр өчен яхшы ашлама, туфракта патоген микрофлораны үтерә, корткычларга каршы көрәштә ярдәм итә.

Кыш көне яшелчәләрне саклаганда суган кабыгы салып кую файдалы.

Аны тукымыга да, ризыкларга да төс бирү өчен дә кулланып була.

Шөпшә тешләгән урынга суган согы сөртсәң, авырту бетәр. Яралар, ялкынсынулар булганда суган согы белән компресс ясыйлар. 

Кытайда төнгә аяк табынына суган куеп яталар. Суганны телемләп турыйлар да, аякка куеп, оекбаш кияләр. Күзәнәкләргә суган согы үтеп кереп, бөтен организмга антибактериаль файда була.

Суганда шикәр күләме алма белән грушадагыдан күбрәк. Ләкин диетада утырсагыз да, суган куллана аласыз, ул майларны яндыра, диелә бу хәбәрдә.