Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кояш системасында ике планета бәрелешә аламы?

Бөтен планеталар да үз орбиталарына «бәйләп куелган» һәм алар «өзелеп чыгып» китә алмый.

news_top_970_100
Кояш системасында ике планета бәрелешә аламы?
https://pixabay.com

Кояш системасында апокалипсис вариантларының берсе очрагында безнең планетага астероид бәрелергә мөмкин, дип фаразлыйлар. Әгәр Җиргә астериод бәрелә алса, Җиргә башка планеталар да бәрелә алмыймы икән соң? Бу турыда фактлар сайтында язылган. 

Кояш системасында сигез планета бар (тагын биш кәрлә планетадан тыш). Әгәр аларның берсе ниндидер сәбәпләр аркасында орбитасыннан «очып чыгып», Җиргә килеп бәрелсә? Яки гравитация көче бик зур булган гигант-планеталарның берсе безнең Җирне үзенә тартып китерсә, Җирнең Кояш янындагы яхшы урынын үзгәртсә?

Бәхеткә, мондый вакыйгалар ихтималы исәпкә алмаслык аз дәрәҗәсендә. Бу турыда борчылырга да кирәкми. 

Беренчедән, Кояш системасы планеталарын Кояш үзенә тартып тора, бөтен Кояш системасы авырлыгының 99 проценты Кояшның үзенә туры килә. Димәк, бөтен планеталар да үз орбиталарына «бәйләп куелган» һәм алар «өзелеп чыгып» китә алмый.

Икенчедән, планеталарның орбиталары арасында ераклык планетар үлчәмнәр белән чагыштырганда гаять зур. Шуңа күрә безнең системада ике планета бәрелешү ихтималы бик аз, аны исәпкә алып тору да кирәкми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100