Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен черкиләр кайбер кешеләрне ешрак тешли?

Тиздән черки вакыты җитә, шуңа күрә бөҗәкләрне ничек биздерергә икәнен белү зыян итмәс.

news_top_970_100
Ни өчен черкиләр кайбер кешеләрне ешрак тешли?
https://pixabay.com/ru

Сизгәнегез бардыр: кайбер кешеләргә черкиләр башкаларга караганда ешрак утыра. Узган ел ахырында Current Biology журналында әлеге мәсьәләне өйрәнгәннәр.

Бинага алар ике төрле тукыма элгән: берсен кешеләр тоткан, икенчесе чит-ят исләрсез, чиста булган. Бүлмә эченә черкиләрне җибәргәннәр. Бөҗәкләр кеше исе аңкып торган тукымага ябырылган.

Экспериментны башкача да кабатлап караганнар: кеше исе килгән тукыманы селкетеп торганнар, ә чиста тукыма кисәге кымшанмый эленеп торган. Черкиләр хәрәкәтләнгән тукымага якын да килмәгән.

Тикшеренү нәтиҗәсе шундый: бөҗәкләр кеше исенә килә, әмма селкенгән объекттан куркалар.

Тикшеренү авторлары үзләренең ачышлары иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсенә зур файда китерергә мөмкин, дип белдерә: бөҗәкләр бизгәк авыруын һәм башка инфекция белән авыручыларның чирләрен йоктыруга да сәбәп булып тора бит.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100