news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бананнарга беркетелгән ябыштыргычлар нәрсәне аңлата?

Еш кына җиләк-җимешләргә беркетелгән ябыштыргычларны күрергә туры килә, без аларга артык игътибар бирмибез. Югыйсә, аларның һәрберсе махсус мәгълүмат җиткерә бит.

news_top
Бананнарга беркетелгән ябыштыргычлар нәрсәне аңлата?
https://pixabay.com/ru

"FISHKI.NET" сайты бананнарга беркетелгән ябыштыргычларны игътибар белән карарга куша.

1. Әгәр аларда 3 яки 4 номерлары белән башланган 4 урынлы код булса, димәк, әлеге продукт интенсив авыл хуҗалыгы принцибы буенча үстерелгән, ягъни аны үстергән вакытта ашламалар, төрле үсенте авырулары һәм корткычларга каршы химик матдәләр кулланылган.

2. Әгәр продукт 9 номерыннан башланган 5 урынлы кодка ия булса, бу продукт мең еллык традициягә әйләнгән гадәти ысул белән үстерелгән дигәнне аңлата. Хәзер мондый ысулны «органик ысул» дип атыйлар, ягъни химик матдәләр һәм ашламалардан башка үстерелгән.

3. Әгәр продукт 8 номерыннан башланган 5 урынлы кодка ия икән, бу продуктның генетик модификацияләнгән яки ГМО буларак киң танылган булуын аңлата.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар