Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди чәчүлек орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак?

Карбыз, кавынның иске орлыкларын утыртсаң, уңыш күбрәк була.

news_top_970_100
Нинди чәчүлек орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак?
https://pixabay.com

Кайсыбер орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Мәсәлән, бакча культураларының озак сакланган орлыкларын утыртсаң, аларда ана чәчәкләр күбрәк була һәм уңыш та арта.

Карбыз, кабак, кавын, ташкабак, патиссон, кыяр, борчак, кузаклылар, баклажан, фасольнең озак торган орлыгын утырту хәерле.

Шулай да бу орлыклар дөрес сакланган булырга тиеш. Утыртыр алдыннан, чәчүлек орлыкны тикшерергә онытмагыз.

Моның өчен унлап орлык алыгыз. 1 литр суда 30-50 грамм аш тозы эретегез. Орлыкларны шул эремәгә салыгыз. Ике сәгатьтән тикшерегез: буш орлыклар өскә чыга, аларны ташлагыз. Калган яхшы орлыкларны юып, киптерегез һәм алар белән тест ясагыз.

Сайлап алынган орлыкларны берничә кат итеп төрелгән гади марля катламнары арасына салыгыз. Бу җайланманы тәлинкәгә куегыз һәм чылатыгыз. Даим рәвештә чылатып торыгыз. Берничә көннән орлыклар шытып чыгарга тиеш. Әгәр ун орлыктан җидесе шытса, әлеге пачкадагы орлыкларның 70 процент чамасы өлеше яхшы дигән сүз. Әгәр 30 проценттан ким булса, бу орлыкларны кулланмагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100