Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керләрдән хуш ис килсен өчен, нәрсә салырга?

Кер чайкаганда ароматик майлар, аш содасы, аш серкәсе кулланып була.

news_top_970_100
Керләрдән хуш ис килсен өчен, нәрсә салырга?
https://pixabay.com

Керләрдән хуш ис килеп торсын өчен, юганда берничә төрле әйбер салып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Май һәм аш серкәсе белән кондиционер ясап була. 200-250 грамм аш серкәсе эремәсе һәм ароматик май алырга. Аш серкәсенә 20-25 тамчы аромамай өстәргә, болгатырга. Кер шушы эремәне кушсаң, керләр йомшак һәм тәмле исле булыр.

Сода белән эфир маеннан ясалган эремәне чайкаганда кушарга була. Ярты литр суга 150 мл аш серкәсе, 120 аш содасы һәм 15-20 тамчы эфирлы май салыгыз. Шушы эремә белән кер чайкарга була.

Ике өлеш чәч юа торган кондиционер, алты өлеш су, өч өлеш аш серкәсе кушып ясаган эремә дә кер чайкау өчен ярый. Бу эремәгә берничә тамчы эфир мае да кушарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100