420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Төнге йокы бүленеп, берничә тапкыр уянып алу төрле органнар авыруы турында кисәтә. Калкансыман биз, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасында төрле чирләр булуы ихтимал. Бу турыда сомнолог Елена Царевага сылтама белән News.ru басмасы хәбәр итте.
Йокы белән проблемалар тынычсызлык, депрессия, апноэ — йоклаганда сулыш алу 20-30 секундка тукталып тору да булырга мөмкин.
«Кеше олыгая башлагач, аның төнге йокы белән проблемалары барлыкка килергә мөмкин. Өлкәннәрнең мелатонин гормоны — нык йокыны тәэмин итә торган гормоны кими башлый», — ди табиб.
Әгәр берничә ай дәвамында атнасына кимендә өч тапкыр төнлә уянсагыз, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.