news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тире яман шешенең беренче билгеләре нинди?

Мәскәү өлкәсе онкология диспансеры табибы Денис Сидоров тире яман шешенең беренче билгеләрен атады.

news_top
Тире яман шешенең беренче билгеләре нинди?
pixabay.com

Беренче чиратта, тәндәге төзәлми торган яралар, читләре аермачык булмаган, төсләре аерыла торган таплар (миңнәр, сипкелләр) сагайтырга тиеш. Шулай ук, даими хәлсезлек, аппетит булмау, ябыгу, лимфа төеннәре зураю да яман шеш билгеләре булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Мондый зарлар булганда, беренче чиратта табибка күренергә кирәк», — ди Денис Сидоров.

«Ул диагностика уздыра, тире өслеген тикшерә, дерматоскопия ясый һәм кирәк булган очракта цитологик тикшеренү уздыра. Диагноз ачыкланса дәвалану билгели», — ди белгеч.

Хәзер тире яман шешен дәвалау өчен өр-яңа технологияләр кулланыла. Элек метастазалы меланома белән авырган пациентлар дүрт ай чамасы яшәсә, хәзер ул алты елга кадәр арткан, дип хәбәр итә төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар