Гөл үсентесе биргәндә «кул арты китә» диюләре дөресме?

Дин белгечләре әйтүенчә, Ислам динендә «кул арты китү» дигән төшенчә дә, андый сәдака да юк, бу ырым булып санала.

Җиләк-җимеш үсентесен, яки гөлеңне бүлеп бирсәң, бәрәңге орлыгың һ.б. белән бүлешсәң, биргән кешедән ничәдер тиен булса да акча алырга кирәк, югыйсә, кул артың китә, дигәннәрен һәркемнең ишеткәне бардыр. Дин әһелләре сүзе буенча, Ислам динендә «кул арты китү» дигән төшенчә дә, андый сәдака да юк, бу ырым булып санала. Бу хакта «Кызыл таң» сайты яза.

Кеше малын сатканнан соң, аның алга таба да байлыгының артуы яисә кимүе Аллаһы Тәгаләнең биргән бәрәкәтеннән тора. Кемнеңдер сезнең әйберне сатып алуы сезнең байлыкка берничек тә тәэсир итми. Әгәр кемдер, шул адәмгә әйберемне сатканнан (биргәннән) соң, мөлкәтемә зыян килә башлады, дигән ише ырымнарга ышанса, андый кешегә гөнаһ языла.

Малны, байлыкны Аллаһ кына бирә һәм киметә ала. Шул исәптән, сәүдә итүчеләр бер-берсенең малы кимү яисә артуга берничек тәэсир итә алмый. Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә, Аллаһы Тәгалә теләгән кешесенә байлыкны арттыра яисә киметә, диелә.

Әгәр кеше хәрам ризык ашаса, эшләп тапкан акчасы хәрам булса, байлыгы булып та, фарыз ителгән зәкят сәдакасын түләмәсә, гошерен бирмәсә, байлыгы кимергә мөмкин. Бу очракларда ул үзе гаепле. Монда «кул арты китү» дигән сүзләргә ышану бөтенләй урынсыз.

Байлык кимү Аллаһ тарафыннан сынау рәвешендә дә булырга мөмкин. Кайчак Аллаһы Тәгалә кешенең иманлылыгын, сабырлыгын, Аллаһка ышануын аның байлыгын арттырып яисә киметеп сыный. Монда башка кешене гаепләү һич дөрес түгел, диелә хәбәрдә.