Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яран гөлгә ни өчен булавка кадыйлар?

Яран гөл чәчәк атсын өчен, гап-гади булавка ярдәм итә.

news_top_970_100
Яран гөлгә ни өчен булавка кадыйлар?
https://pixabay.com

Яран гөл чәчәк атмый башласа, аның сабагына булавка кадап куярга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чәчәк атудан туктаган үсемлекне стимуллаштырырга кирәк. Башта булавканы водород перекисе яки спирт белән дезинфекцияләгез.

Аннары булавканы гөл ботагына кадагыз — ул аркылы чыгарлык булсын. Бер сабакка 2-3 тишем ясарга кирәк. Шулай итеп гөлгә барлыгы 10-12 тишем ясарга була.

Шулай итеп тишкәч, үсемлектә стресс була, ул нәсел калдыру өчен «тырыша башлый», ягъни чәчәк атарга керешә.

Беренче чәчәкләр бер атнадан соң ук барлыкка килергә мөмкин.

Шуннан соң үсемлекне чәчәк ата торган гөлләр өчен универсаль ашлама белән өстәмә тукландырырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100