Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус кайсы органнарга көчлерәк зыян китерә?

Ковид кичергәч кеше еш авырый, яңа инфекцияләр эләктерә.

news_top_970_100
Коронавирус кайсы органнарга көчлерәк зыян китерә?
https://pixabay.com

Коронавирус еш кына бавырны, үпкәләрне, кан тамырлары эндотелиен һәм эчәклекне зарарлый. Бу турыда табиб-вирусолог Елена Тимаковага сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Аның ярата торган берничә органы бар. Бу — үпкәләр, кан тамырларының эндотелие. Биредә рецепторлар бик күп була, вирус шуларда үрчи. Нәкъ менә шуңа күрә кан тамырлары реакциясе туа һәм тромблар ясала. <…> Аның эчәклектә дә, бавырда да рецепторлары күп була», — ди табиб.

Белгеч сүзләренчә, коронавирус вакытында зыян күрү күрсәткече буенча өченче урында олы кешеләрнең бавыры, балаларның эчәклеге тора. Бу органнарда микробиота халәте бозыла, ул иммунитетка йогынты ясый.

Вирусолог әйткәнчә, коронавирус иммунитет хәтеренә йогынты ясый. Шуңа күрә ковид кичергәч кеше еш авырый, яңа инфекцияләр эләктерә, моңа кадәр яшерен формада булган герпетик авырулар кискенләшә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100