news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көндез ник йокы килә?

Өч ай буена көндез йокы төшүдән интексәгез, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

news_top
Көндез ник йокы килә?
https://pixabay.com

Көндез йокы килү сәбәбен сомнолог табиб Роман Бузунов «Пятый канал» эфирында сөйләде.

Аның сүзләренчә, көндез йокымсырау яки гиперсомния тәүлегенә сигез сәгать йоклаган кешеләрдә дә була. Әгәр кеше төнлә гырласа, гырлау кыска вакытка сулыш алу тукталу белән бергә булса, көндез кеше йокымсырый башларга мөмкин. Гырлаганда сулыш алу тукталганда, кислород җитмәгәч, баш мие уянып ала.

«Тынгысыз аяклар» синдромы да көндез йокы килү сәбәбе була. Мондый кешеләр гел аякларын, кулларын селкеткәли.

Д һәм В витаминнары, тимер җитмәсә дә кеше көндез йокымсырый.

Әгәр көндез йокы килүдән өч ай чамасы интексәгез, табибка барырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар