Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен мәзәкне икенче тапкыр ишеткәч көләсе килми?

Көлү — кешенең психика халәтенең кисәк кенә үзгәрүе ул.

news_top_970_100
Ни өчен мәзәкне икенче тапкыр ишеткәч көләсе килми?
https://pixabay.com

Игътибар иткәнегез бардыр, күп очракта бер тапкыр укыган яки ишеткән мәзәкне кемдер икенче тапкыр сөйләсә, аны тыңлау кызык түгел. Мәзәкнең максаты — аерым психик халәт, эйфория, кызык тудыру. Бу килеп чыкмаса — мәзәк кызык түгел, яки сез ниндидер сәбәпләр аркасында бу психик халәткә килә алмыйсыз. Шул турыда фактлар сайтында язылган.

Юмор механизмы еш кына тарихның көтелмәгән борылышы яки азагы. Көлү — безнең психика реакциясе, ул мәзәктәге юмор билгеле бер ноктада чакта, яки көтелмәгән, гаҗәеп яки комик азак килеп җиткәч барлыкка килә.

Шул чакта организмда көчәнеш кисәк кенә тарала, хисләр «сикереше», эчке сөенеч, шатлык, кызык туа. Сюжет көтелмәгән борылыш алганда һәм юморлы ситуация килеп чыкканда шушы халәт барлыкка килә.

Ягъни көлү — безнең психика халәтенең кисәк кенә үзгәрүе ул. Саклагыч реакция кебек үк, ул стресста һәм фаҗигале шартларда да барлыкка килергә мөмкин.

Нәкъ менә шуңа күрә, мәзәкне икенче яки өченче тапкыр ишеткәндә, кеше алда ни буласын белә һәм көчәнеш артык зур булмый яки бөтенләй барлыкка килми. Көлү реакциясе дә тумый.

Инде таныш булган мәзәкне ишеткәч тә көләр өчен бу мәзәкне беренче тапкыр ишеткәндәге халәтне искә алырга, сөйләүченең кәефенә кушылырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100